Кая барырга
  • TAT
  • 22:23
  • -15°
  • 56.59₽
  • 69.4₽
Выберите город в котором вы находитесь
0
1
2
3
4

Идел елгасы

Идел-Ауропадагы иң зурелгаларның берсе һәм Татарстанның визит карточкасы. Башта ул республиканы көнчыгыштан көнбатышка таба кисеп үтә, ә Казан тирәсендә юнәлешен көньякка үзгәртә. Республика буйлап суларын 177 километрга алып бара. Казан тирәсендә аның киңлеге 1 километр, ә Кама тамагында, Куйбышев сусаклагычында, аның киңлеге 35 километрга җитә! Татарстанда башка эре елгалар да бар, аларның күбесе Иделнең кушылдыклары. Мисал өчен, Чулман республика буйлап 380, Агыйдел-60 , ә Нократ – 50 километр тирәсе ага. Гасырлар тирәнлегеннән безнең чорларга кадәр елга –анакай, аның янындагы авыллар, шушы якта хуҗаларча кыланган карт башкисәрләр турындагы легендалар килеп җиткән. Шул хикәятләрнең берсе Идел белән Чулманның бәхәсе турында-кем кемнең кушылдыгы булырга тиеш. Чулман хәйләгә бара һәм дусты астыннан үзенә юл ярмакчы була. Тилгән белән килешеп куя: Чулман дусты астыннан чыккач , тегесе кычкырырга тиеш. Тик тилгәнне бөркет күреп ала һәм артынна куа китә, куркуыннан тилгәнне кычкырырга мәҗбүр итә! Ә Чулман Иделнең нәкъ уртасында була-килеп тә чыга , Иделнең үзенә дә эләгә!
  • Идел елгасы
    Идел елгасы

Идел елгасы

Ике яклы элемтә
  • Тасвир
Login As
You can log in if you are registered at one of these services: