Меңъеллык Алабуга шәһәре татарстанның төньяк ягында-Тойма һәм Чулман елгалары тоташкан урында, Казаннан көнчыгышка таба 215 км да урнашкан. Электән монда Чулман аркылы чыгу юлы – Идел Болгары үзәгеннән алып Төньяк боз океанына кадәр сузылган сәүдә-караван юлының төп өлеше булган. Туристлар өчен иң серле һәм популяр урыннарыннан берсе, әлбәттә, Алабуга ( “Шайтан”) шәһәрлеге ( XI-XII). Монгол чорына караган Идел Болгары архитектура һәйкәле бик күптөрле легендалар белән уратылган. Шул легендаларның берсе буенча, шәһәрлек манарасында , Чулман аркылы узганнардан бүләкләр таләп иткән каһиннар( жрец) яшәгән. Бүләкләрне алгач, алар судноларны һәлакәттән саклап кала торган булганнар. Аларның хакимлек сере Үгез дип аталаган су асты ташында булган. Бу ташка каршы елганың каршы ягыннан су шулкадәр көчле агым белән китереп бирә торган булган ки, кораблар бу дулкыннарда батып калганнар. Чыннан да, мондый таш булган, ләкин судночылык чәчәк ата башлаган чорда, һәлакәттән саклап калу өчен, аны юкка чыгарырга булганнар.
Шәһәрнең үзендә музей яки һәйкәлгә юлыкмыйча йөрү мөмкин түгел. Борныгы йортларда кешеләр яши һәм хәзерге чор берләшмәләре эшли. Сәүдәгәрләр утары кварталы , Казан җәяәүлеләр урамы буйлап йөргәндә, чыннан да иске шәһәрнең уңай атмосферасын үз күңелең белән тоя аласың.
Чын турист маршрутына һәрвакытта да атаклы рәссам Шишкин музей-йорт мемориалы, шагыйрә Цветаева әдәби музее һәм Һәйкәл мемориаль йорты, Көмеш гасыр китапханәсе, 1812 елгы Ватан сугышында ат өстендә французларга каршы сугышкан дворян кызы Дурова торак-музее керә. Шулай бу исемлеккә Туган як комплексын, безнең әбиләребез ниче кер юганнары турында күрсәтелгән , дөньяда аналогы булмаган “Портомойня” музеен, Бехтеров исемендәге өяз медецина музеен, кул эше сәнгатенең музей –остаханәсен, рәсем салонын һәм күргәзмә залын кертергә була. Болар барысы да Алабуга дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыклар объекты. Тарихка күз салып кына түгел, шуның арасында яшәп карыйсы килүчеләргә музей-шәһәрдә алты кунакханә, ял базасы һәм санаторий- прафилакторий эшли. Номерларга заказны алдан биреп куйсаң яхшырак. Сезнең килү көнегез , ел саен үтүче бөтен илгә танылган Спас ярминкәсе- Рәсәйдәге иң эре һәм стиле булган ярминкә көннәре белән туры килүе бар. Яки халыкара Цветаева уку көннәре ( шушы кечкенә генә шәһәрдә Марина Цветаеваның гомере өзелгән ), я Шишкин буасы һәм Александров бакчасы мольберт тоткан рәссамнар белән тулы була торган хәзерге чор рәсем сәнгате халыкара симпозиумга да эләгүегез мөмкин.
Вятка губерниясе өяз шәһәре булган Алабуга XVIII гасырның уртасыннан кызу хәрәкәтчән сәүдә урыны, Идел буеның сәүдәгәрләр үзәге булып санала башлый.1860 нчы елларда сәүдәгәр катлавы саны буенча, яшәүчесе 3, 5 тапкыр әзрәк булган Алабуга Вятка ( Киров) шәһәренә тиңләштерелә. Шәһәрдә бөтен илгә танылган Ушков, Гирбасов, Чернов сәүдәгәрләр нәселе яшәгән. Әмма алар арасында иң эшлеклесе һәм баерагы Стахеевлар булган. Аларның акчаларына өяз һәм шәһәр училищесы, хатын-кызлар гимназиясе, сукырлар өчен училище, хатын-кызлар епархиаль училищесы, Александрин балалар приюты, чиркәү һәм мәчетләр, шулак ук шәһәр элетростанциясе һәм хәтта су үткәргеч салына. Агач йортларның күпчелеген юкка чыгарган 1850 елгы янгыннан соң, монда йортларны бары тик таштан гына сала башлыйлар. Яр буе, Покрау, Казан урамнары сәүдәгәр корылмаларының төп үрнәге булып санала.
Үзәк автовокзалдан “Казан- Алабуга “автобусында
“Мәскәү- Түбән Кама” самолетында ( Алабугага кадәр трансфер-30 мин.)
“Мәскәү- Яр Чаллы” поездында ( Алабугага кадәр трансфер-20 мин.)