Романтик, православие чиркәвенәохшаганһәм «чит илнеке»- болар барысы да Борнай мәчете турында ( башка атамасы –“Өченче собор”). Архитектор П. И. Романов проекты буенча төзелгән мәчет тарихи Казанның Иске- Татар бистәсе өлешендә лаеклы урын алды.
Башка төхелгән биналар арасыннан Борнай мәчете үзенең милли-романтик стиле белән аерылып тора. Ул, манарасы чыгу юлында булган, бер катлы кирпеч бинасын күз алдына китерә. Төзелеше белән ул православие гыйбадәтханәсенә ошаган. Мәчетнең тышкы ягы урта гасырга караган татар һәм рус архитектурасы элементлары белән бизәлгән. Халык арасында “ чит илнеке” дигән даны чыккан, чөнки мәхәллә кешеләренең күпчелеге башка дәүләт кешеләре .
Мәчет 1872 нче елда беренче гильдия сәүдәгәре Мөхәмәтсадыйк Корбангали улы Борнаев тарафыннан салына һәм аның исемен йөртә. Аның тарафыннан 1895 нче елда ул Ф. П. Малиновский һәм Л. К. Хрощонович проекты буенча бина өстенә кирпеч манара куйдырыла. Таштан салдырганчы, бу бина урынында агач мәхәллә урнашкан була. Мәчет 30 нчы еллар ахырында ябыла һәм бары тик 1994 нче елда гына дин тотучыларга кайтарыла.
5, 23, 56, 68, 71, 72, 99 нчы номерлы автобусларда “С. Сәйдәшев урамы” тукталышына кадәр.