“Газовик” шифаханә-профилакторие Татарстан Республикасының Югары Ослан районында Идел елгасы ярында урнашкан. Үзара җылы юл белән тоташкан ике йокы корпусы, дәвалау һәм мәдәни-спорт комплексы бар.
Шифаханәнең дәвалау профиле: терапия, педиатрия.
Табигый дәвалау факторлары: сплеоклиматик камера, ләм белән дәвалау, “Ундоровская” дәвалалау-минераль суы.
Методика һәм программалар: ультратавыш диагностикасы, озон терапиясе, эчәк мониторингы, нуга-бест, энҗе ванналары, озокерит терапиясе, дарсонвализация.
Максималь урыннар саны: 210 урын
Урнаштыру: бер һәм ике бүлмәле югары уңайлыклы номерлар
Туклану: “швед өстәле”.
Өстәмә хезмәтләр: сауна, бассейн, прокатка спорт кирәк -яраклары, боулинг.
Бер тәүлеккә бәя: 2800 сумнан башлап
Машинада: Казаннан М7 трассасы буенча Мәскәү ягына Буш Морквашка кадәр, алга таба күрсәткечләр буенча ял базасына