Rasstal Hotel&SPA 5* отеле – Яр Чаллыдагы премиум дәрәҗәсендәге ял. Комплекс берничә юнәлешне берләшетрә: 37 номердан торган искиткеч отель, 2 конференц-зал, “Бордо” рестораны, матурлык салоны һәм төбәктәге иң эре SPA. Кунаклар өчен SPA-клуб берничә сихәтле сәламәтләндерү процедурасы тәкъдим итә: төрле массажлар, төрүләр, шулай ук стоун-терапия һәм традицион мунчалар. Клуб уникаль, чөнки ул үз эченә SPA өлкәсендәге биш илнең ирешкән уңышларын алган.
2011нче елда кунакханә “Рәсәй Федерациясенең иң яхшы кунакханәсе-2011” милли бәйгесе Лауреаты булды.
Автобуслар: “Үзәк” автовокзалыннан Казан-Яр Чаллы
Очкыч: “Бегишево” аэропорты (35 км)
Автовокзалдан: “Апельсин” тукталышына кадәр Яр Чаллы шәһәре, №10а автобусы, №35 маршрутлы такси