“Пирамида” мәдәният-күңел ачу комплексы концерт залы тарихи үзәктә, Казан Кремленнән ерак түгел урнашкан. “Пирамида” концертлар залында шәһәр, республика, дөнья күләмендә әһәмияткә ия чаралар уза. Мәсәлән, Мөселман киносының халыкара Казан фестивале, Татарстан Республикасы һәм Рәсәй Федерациясе ведомтволары һәм министрлыклары конференцияләре һәм киңәшмәләре, иҗади һәм бизнес мастер-класслар. Концерт залы — күп функцияле, концерт чаралары уздырганда 1130 кешене, банкетлар оештырганда 500 кешене һәм дискотекаларда 2000гә якын кешене сыйдыра. “Пирамида” мәдәният-күңел ачу комплексында концерт залы, “Пирамида” дип аталган кафе һәм ресторан бар. Бушлай, сак куелган парковка бар.
Метро: «Кремль» станциясе;
Автобус маршрутлары: №№ 15, 29, 35а, 37,47, 6, 74а, 75, 98
Троллейбус маршрутлары: № 10, № 2