Кая барырга
  • TAT
  • 23:10
  • 61.32₽
  • 75.65₽
Выберите город в котором вы находитесь
Татарстан – 1001 ләззәт
Татарстан –
1001 ләззәт
Видеоязманы күрсәтергә
Бөек Болгар – Идел
Бөек Болгар – Идел буендагы борынгы мәдәният
2
Свияжск утрау шәһәре –
Свияжск утрау шәһәре – тарихның яшәешен күр
3
Казандагы 2018 елгы Футбол буенча
Казандагы 2018 елгы Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты™ матчлары
4
Календар
Календар
5

Иң танылган урыннар

Чистай шәһәре
Чистай борынгы өяз алпавыт шәһәре- үз токымындагы бердәнбер шәһәр. Барлык архитектура һәйкәлләре ике төп урамда урнашкан. Ул географик яктан Татарстанның үзәге булып санала. Казанга кадәр ераклык-144 км, Яр Чаллыга -141 км, Оренбургка кадәр-586 км, Бегишев халыкара аэропортына -107 км. Шәһәр мәйданы -19, 24 мең квадрат километр, халкы-60, 7 мең кеше.
Карарга
Чистай шәһәре
Бауман җәяүлеләр урамы
Дүрт гасыр озынлыгындагы урам... Казанның иң матур һәм кеше күп йөри торган урамнарның берсе булган Бауман урамын шулай атыйлар. Бу-төп күренекле урыннарның, рестораннарның, кафеларның, магазиннарның, туристлар өчен ял итү урыннары җыелган җир. Урам Казан Кремле яныннан башлана һәм Тукай мәйданында тәмамлана. Аның озынлыгы-1920 метр, ә җәяәүлеләр зонасы булып ул 1986 нчы елдан гына санала.
Карарга
Бауман җәяүлеләр урамы
Раифа Богородицкий ир-атлар монастыре
Раифа… Тәңре рафыннансакланучы... Татарстанның иң күп укыла торган урыннарыннан берсе булган изге урынның исеме шулай тәрҗемә ителә. Беренчел тынлык, кабатланмас тынычлык һәм яялгызлык атмосферасы- юлчы Раиф Богородия ир-ат монастырен шулай итеп күрә.
Карарга
Раифа Богородицкий ир-атлар монастыре
Татарстанның гадәти булмаган җирләре
Гадәти булмаган урыннар туристларны һәрвакыт үзенә тартып тора. Казан сезне “кулыгыздан җитәкләп”, сез өнегездә һәм төшегездә хыялланган шул гадәти булмаган җирләргә алып барыр. Бары тик безгә кунакка килергә генә кирәк...
Карарга
Татарстанның гадәти булмаган җирләре
Тәтеш шәһәре
Иделнең биек текә ярында, Татарстан Җөмһүриятенең борынгы шәһәрләреннән берсе - Тәтеш шәһәре тора. Урыны бик үзенчәлекле: монда аерым вакыт рухы да, музейларның бай җыелмасы да, үзенең стиле дә! Тәтеш шәһәреннән Ульяновка кадәр -90 км, Казанга кадәр-140 км, Чабаксарга кадәр-220 км. Территориясе-7, 3 га, халкы саны-11, 4 мең кеше.
Карарга
Тәтеш шәһәре
Кыш Бабай  һәм Кар кызы резиденциясе
Татарстанның Арча районы Яңа Кырлай авылындагы нарат карурманында терем тора. Ә анда... рус Дед Морозы белән Снегурочканың туганнары Кыш Бабай белән Кар Кызы яши. Безнең геройлар теремны “ Кыш Бабай һәм Кар Кызы резеденциясе” дип йөртәләр һәм ел саен, 15 нче декабрьдә, Яңа ел каршыларга, бүләкләр алмашырга, кар атышлы уйнарга һәм чәк-чәк белән чәй эчәргә чакыралар.
Карарга
Кыш Бабай  һәм Кар кызы резиденциясе
Барлык религияләр гыйбадәтханәсе
Барлык диннәр гыйбадәтханәсе- Казанның иң үзенчәлекле урыннарыннан берсе. Бу- диннәр, цивилизацияләр һәм мәдәният симбиозы. Галләм гыйбадәтханәсе, яки Бөтендөнья рухи берлек мәдәният үзәге – комлексны тагын шулай дип тә атыйлар- Иске Аракчы бистәсендә, нәкъ Идел ярында урнашкан.
Карарга
Барлык религияләр гыйбадәтханәсе
Татарстан мәчетләре
Казанның борынгы мәчетләре – тарихи-мәдәният мирасы гана түгел, алар безнең йөзек кашларыбыз - визитка карточкалары. Җөмһүриятебезнең төрле шәһәрләрендә, халыкның рухи яктан тууы турында күрсәтеп торучы , мөселман диненең гаҗәеп корылмалар ансамбле белән сокланырга була.
Карарга
Татарстан мәчетләре
Казан Кремле
Ак ташлы, символлы һәм легендалы Казан Кремле мең ел эчендә бөтендөньятелләрен ишетте, гади туристлардан алып министр һәм презедентларны кабул итте. Тышкы яктан хакимдар кыяфәтле , ул мәчеткә намазга чакыра, һәм православие чаңына яңгырарга мөмкинлек бирә. Үз территориясендә күптөрле музейларны сыендырып, ул көн саен җиребезнең төрле почмакларыннан килгән кунакларны кабул итә. 2000 нче елдан бу архитектура һәм тарих һәйкәле лаеклы рәвештә ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәният һәм табигать мирасы исемлегенә кертелде.
Карарга
Казан Кремле
Зәңгәр күлләр
Су асты обсерваториясе, үзенчәлекле “моржларМәккәсе” һәм дайверлар өчен оҗмах-болар барысы да Зәңгәр күлләр: Зур Зәңгәр, Кече Зәңгәр һәм Агымсу. Аларның уртак мәйдан суммасы-0, 3 га, урта ча тирәнлеге-1-4 метр, ләкин Зур Зәңгәр күлнең , 8-18 метр тирәнлеккә җитә торган, ике карст бүрәнкәсе бар. Ел әйләнәсендә боз салкыны булган сулыкларның гипнозлы матурлыгы һәм фантастик үзенчәлекләре бар.
Карарга
Зәңгәр күлләр
Бөек Болгар
«Бөек»- юкка гына бу сыйфытны бөтен дөньяга танылган музей-тыюлык исеменә кушып әйтмиләр. ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән борынгы Болгар шәһәрлеге үзенең тарихы һәм легендалары белән һәр ел саен бөтен җирдән меңәрләгән йөз туристгы үзенә җәлеп итә. Бу Бөек җирне барып күрү өчен берничә сәбәп бар.
Карарга
Бөек Болгар
В. И. Ленин Казанда
Казан Владимир Ильич Ульянов-Ленинисеме белән тыгыз бәйләнгән. Рәсәй һәм совет дәүләт эшлеклесе шәһәрдә 2 елга якын яшәгән, әмма нәкъ шул чор аның шәхес буларак ачылуын билгели. Ленин марксизм-ленинизмга нигез салган һәм, философия , сәяси икъдисат, шулай ук социалистик инкыйлабны тормышка ашыручы теория һәм практика өлкәсендә зур мирас калдырган. Нәкъ менә ул планетада беренче СССР социалистик дәүләт төзи башлаган, һәм бу барлык дөньяви тарихның барышына зур тәэсир ясаган!
Карарга
В. И. Ленин Казанда
Гайса Анасы Казан иконасы
Могҗизалы Гайса Анасы Казан иконасы-православие динен тотучылар тарафыннан олыланганнарыннан берсе. Одигитрий күкрәк сурәте Казанда 1579 нчы елның 8 нче июлендә барлыкка килә, соңрак икона Романовлар йортының һәм бөтен Рәсәйнең яклаучы булып китә. Гайса Анасының башы Сабыйга таба иелгән, һәм менә нәкъ Казан сурәте үзенең могҗизавый исемлегенең күплелеге белән башка иконалардан аерылып тора. Кайгылы, авырулы йөзләрне күбрәк аңа юнәлтәләр.
Карарга
Гайса Анасы Казан иконасы
Свияжск утрау-шәһәре
Свяжскутрау-шәһәре. Ул теге Буян әкияти утравының нәкъ үзе-Пушкин, аны күргәч, князь Гвидон идарә иткән тылсымлы якны таный. Утрауда хәзер бөтен нәрсә дә тарих белән яши. Монда чын әкияти атмосфера белән ләззәтләнергә, тарихның яңа якларын белергә һәм архитектура белән сокланырга киләләр.
Карарга
Свияжск утрау-шәһәре
Алабуга шәһәре
Музейлары күп булган шәһәрләр бар, тагын...Алабуга музей-шәһәре бар . монда, Татарстанның үзәгендә , кешеләр тарих әйләнәсендә яшиләр, кая карама атаклы фамилияләр һәм легендалар. Хәтта җәүле юлында да вакыт туктап калган. Хәзерге чорга караган бернинди атрибутлар юк. Һәр бина, һәр кирпеч кунакларга үзенең тарихын сөйләргә әзер.
Карарга
Алабуга шәһәре
Татарстан гыйбадәтханәләре
Гыйбадәтханәләр һәрвакыт православный христианнар тормышында төп урынны алып торганнар. Хәзер Татарстанның чиркәү һәм гыйбадәтханәләрендә иң яхшы архитектура һәм төрле чорларның сәнгати юнәлешләрен, фрескалы рәсемнәрнең гүзәл әсәрләрен, кабатланмас бизәкләр, мозаикаларны күрергә була.
Карарга
Татарстан гыйбадәтханәләре
Кош очышы биеклегендәге Казан
Көнчыгыш башкаласының зиннәтлелеген һәм матурлыгын чын-чынлап бары тик кош очышы биеклегеннән генә күрергә һәм тоемларга була. Һәм Казанда мондый мөмкинлек бар! Фотоаппаратлар һәм яхшы кәеф белән коралланыгыз да шәһәр үрләрен яуларга юлга чыгыгыз!
Карарга
Кош очышы биеклегендәге Казан
Профессиональ спорт клубларының уеннары
О, спорт! Син - дөнья! Спорт көрәшенең якты тамашасы!казан үзенең стадионнарында һәм спорт сарайларында Рәсәй регионнарыннан җанатарлар һәм чит ил клубларының хөрмәтләүчеләре Казан командалары белән узган матчларга җыя.
Карарга
Профессиональ спорт клубларының уеннары
Идел елгасы
Идел-Ауропадагы иң зурелгаларның берсе һәм Татарстанның визит карточкасы. Башта ул республиканы көнчыгыштан көнбатышка таба кисеп үтә, ә Казан тирәсендә юнәлешен көньякка үзгәртә. Республика буйлап суларын 177 километрга алып бара. Казан тирәсендә аның киңлеге 1 километр, ә Кама тамагында, Куйбышев сусаклагычында, аның киңлеге 35 километрга җитә! Татарстанда башка эре елгалар да бар, аларның күбесе Иделнең кушылдыклары. Мисал өчен, Чулман республика буйлап 380, Агыйдел-60 , ә Нократ – 50 километр тирәсе ага. Гасырлар тирәнлегеннән безнең чорларга кадәр елга –анакай, аның янындагы авыллар, шушы якта хуҗаларча кыланган карт башкисәрләр турындагы легендалар килеп җиткән. Шул хикәятләрнең берсе Идел белән Чулманның бәхәсе турында-кем кемнең кушылдыгы булырга тиеш. Чулман хәйләгә бара һәм дусты астыннан үзенә юл ярмакчы була. Тилгән белән килешеп куя: Чулман дусты астыннан чыккач , тегесе кычкырырга тиеш. Тик тилгәнне бөркет күреп ала һәм артынна куа китә, куркуыннан тилгәнне кычкырырга мәҗбүр итә! Ә Чулман Иделнең нәкъ уртасында була-килеп тә чыга , Иделнең үзенә дә эләгә!
Карарга
Идел елгасы
Казан федераль университеты
Казан федеральуниверситеты- бөтенрәсәй дәрәҗәсндәге тугыз университетның берсе. 1804 нче елда нигез салынган КФУ- үзенең Мәскәү “коллегасыннан” соң кала иң карты.
Карарга
Казан федераль университеты
Приезжайте в Татарстан

Интерактив карта

Объект маркерын сайлагач картада бару урыны һәм җайлы юлы турында белешмәсе күрсәтелгән була
  • Театрлар
    Театрлар
  • Мәчетләр
    Мәчетләр
  • Чиркәүләр
    Чиркәүләр
  • Leisure
    Leisure
  • Спорт
    Спорт
  • Сәләмәтлек
    Сәләмәтлек
  • Театры
    Театры
  • Мечети
    Мечети
  • Церкви
    Церкви
  • Развлечения
    Развлечения
  • Спорт
    Спорт
  • Здоровье и красота
    Здоровье и красота

Login As
You can log in if you are registered at one of these services: